Nur.gen.tr
Бисмиллаһ һәр хәернең башыдыр.
Бит(3-4):

ИКЕНЧЕ СҮЗ

     Иманда ни кадәр зур бәхет вә нигъмәт һәм ни кадәр зур ләззәт вә рәхәт барлыгын аңларга теләсәң, шушы мисалда китерелгән хикәягә кара, тыңла:
     Бервакыт ике адәм һәм күлел ачу ,һәм сәүдә итү өчен сәфәргә чыгып китәләр. Аларның берсе, үзен генә уйлаучысы - начар якка, ә икенчесе, Ходайны уйлаучысы, яхшы якка юнәлеп китәләр.
     Үзен генә уйлаучы адәм һәм минминлекле, һәм эгоист, һәм  начар холыклы булуы сәбәпле, начар карашының җәзасы буларак начар бер мәмлекәткә юлыга. Кая карама: һәр якта гаҗиз бичаралар, залим кешеләр кулы астында изеләләр, кимсетүләрдән интегәләр. Бөтен йөргән җирләрендә шундый кызганыч хәл күрә. Бөтен мәмләкәт кайгы эченә чумган иде. Шул хәлдән котылыр, шул кызганыч, авыр хәлне күрмәс өчен ул исерткеч эчүдән башка чара тампады. Чөнки бөтен кешеләр аңа дошман һәм ят булып күренделәр. Анда куркыныч мәетләр һәм өметсезлектән хәсрәтләнеп елаган ятимнәрне күрде. Вөҗданы газап эчендә калды. Икенчесе Аллаһны уйлаучы, Ходайга ышанучы, Хаклык өчен көрәшүче, яхшы әхлаклы иде. Ул бик ямьле бер мәмләкәткә эләкте. Менә шушы яхшы адәм, эләккән мәмләкәтендә гомум шатлык булуын күрде. Һәр якта бәхет, кешеләр арасында җылы мөнәсәбәт хөкем сөрә иде..  бар кеше дә аңа якын, дус һәм кардәш булып күренә иде. Бөтен мәмләкәт халкы татулык һәм шатлыкта яши иде. Тәкбир һәм тәһлил тавышлары белән беррәттән гаскәрлеккә чакыра торган барабан тавышлары ишетелә иде. Баягы бәдбәхетнең һәм үзенең, һәм гомум халыкның кайгысыннан газаплануының киресе буларак, шушы бәхетле кеше һәм үзенең, һәм гомум халыкның шатшатлыгыннан үзен бәхетле һәт шат хис итте. Сәүдәләре дә яхшы барды, Аллаһка шөкерләр итте. Ахырда кире әйләнеп кайта, теге кеше белән яңадан очраша. Хәлен аңлый. Аңа әйтә: "Син дивана булгансың бит. Эчеңдәге ямьсезлекләрең тышка чыккан булырга тиеш. Көлүне елау, азатлыкны кисү һәм талау дип белә башлагансың. Акылыңны башыңа ал. Йөрәгеңне пычрактан арындыр, чистарт. Менә шул чагында синең күз алдыңнан пәрдә күтәрелер, син хакыйкатьне күрерсең. Чөнки, бу дәрәҗә гадел, мәрхәмәтле, һәр эше тәртипле, шәфкатьле бер Патшаның мәмләкәте, һәм күз алдында камилләшүе, алга баруы күренеп торган бер мәмләкәт, синең акылыңа күренгән шикелле була алмас". Бу сүзләрне ишеткәннән соң, ул бәдбәхетнең акылы башына кайта. Эшләгән эшләренә үкенә: "Әйе, мин сәрхүшлектән дивана булганмын. Аллаһ синнән разый булсын, мине җәһәннәмлек бер халәттән коткардың", - дип әйтә.

 | 
Pharmaceutical Track & Trace System İlaç Takip Sistemi